news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Авангард" командасы баш тренеры Федор Канарейкин: Уен җебен үз кулыбызга алып булмады

"Ак Барс" безне капкабызга кысрыклады, ди тәҗрибәле остаз.

"Авангард" командасы баш тренеры Федор Канарейкин: Уен җебен үз кулыбызга алып булмады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Омскиның "Авангард" хоккей командасы баш тренеры Федор Канарейкин "Ак Барс"ка каршы уеннан соң матбугат конференциясендә үз фикерләре белән уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференция ярымфинал сериясенең дүртенче матчында "Ак Барс" хоккейчылары Казанда "Авангард" командасын отты – 2:1.

"Беренче период башында көндәш команда агрессив уен күрсәтте, без күп вакытка үз зонабызга бикләндек. Уен җебен үз кулыбызга алып булмады. Бу урында "Ак Барс"ның яхшы уенын билгеләп үтәргә кирәк – алар безне капкага кысрыклады. Дөрес, голлар гына мантыйкый булмады. Өченче периодта яхшы уйнадык. Әмма кирәк кадәр гол кертеп булмады. Үзебезгә кайтабыз, серия дәвам итә. Хәлгә анализ ясап, алда торган уенга составны билгеләргә кирәк булачак", – диде Канарейкин.

Сериядә бишенче матч 17 мартта Омскида уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100