news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һавада химия исе булу турында халыктан килгән мөрәҗәгатьләр расланмады

Казанда һавада пычратучы матдә кушылдыклары мөмкин булганнан артык түгел, ди Татарстан Экология министрлыгының инспекция белгечләре.

Һавада химия исе булу турында халыктан килгән мөрәҗәгатьләр расланмады
eco.tatarstan.ru

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Казанда һавада пычратучы матдә кушылдыклары мөмкин булганнан артык түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре хәбәр итә.

1 августта автмосфера һавасында химия исе булуы турында 10га якын мөрәҗәгать килде. Хәбәрләр шәһәрнең төрле почмакларыннан алынды. Министрлыкның контрольлек инспекциясе белгечләре күчмә экология лабораторияләрендә кичекмәстән халыктан шикаять килгән урыннарга чыкты. Атмосфера һавасындагы зарарлы (пычратучы) матдәләрнең мөмкин булган кушылдыкларының артып китү очракларын ачыклау өчен пробалар алынды.

"Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә Казанда һавада зарарлы (пычратучы) матдә кушылдыкларының нормадан артып китү очраклары ачыкланмады", – дип аңлата министрлыкның  контрольлек инспекциясе башлыгы Хәдичә Сафиуллина.

  • Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохит торышын территориаль күзәтү системасы кысаларында Казан шәһәрендә министрлык тарафыннан атмосфера һавасы пычрануын күзәтү челтәре формалаштырылды. Ул 4 автомат станциядән тора. Алар атмосфера һавасы пычрануын контрольдә тота (стационар постлар). Әйләнә-тирәлекне пычрату дәрәҗәсенең артып китү очракларына оператив йогынты ясау өчен 2 күчмә экология лабораториясе эшли.
  •   31 июльдән башлап 2 августка кадәр Казан территориясендә мөмкин булган кушылмаларның нормадан арту очраклары теркәлмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100