news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һава»: Туфан Имаметдинов хатын-кызга татар карашы темасына пластик спектакль әзерли

«Әлиф» иҗат төркеме әлеге проект өчен РФ Театр әһелләре берлеге грантын откан.

«Һава»: Туфан Имаметдинов хатын-кызга татар карашы темасына пластик спектакль әзерли
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Имаметдинов һәм «Әлиф» иҗат төркеме хатын-кызга мөнәсәбәт һәм эмансипация темасына пластик спектакль әзерли. Бу мәгълүматны иҗатчылар үзләре раслады.

«Һава» дип аталган пластик спектакльне режиссер Туфан Имаметдинов биюче Айсылу Мирхафизан өчен куя. Хореограф — Марсель Нуриев.

«Хәзерге вакытта „чикләр“ төшенчәсе юыла, тыйган кануннар җимерелә бара. Иң ябык структураларның берсе булган театр да үзгәреш кичерә. Әмма театрга региональ караш элекке кысаларында кала бирә. Безнең „Һава“ спектакле — бу структурага һава өрергә омтылыш ясау», — ди иҗатчылар.

«Һава» спектакленең икенче мәгънәсе — Һава мисалында татар мәдәниятендә хатын-кыз темасына күз ташлау. Еш кына гаиләдә хатын-кызга мөнәсәбәт боерык фигыльләргә кайтып кала. Боерык фигыль бәхетле гаилә билгесенә әверелгән. «Һава» спектакле бу фигыльле дөньяга хатын-кызның үз карашын чагылдыра», — дип мәгълүмат бирә алар булачак спектакль турында.

«Без әлеге спектакль өчен репетицияләр үткәрә башлаган идек инде. Айсылу Мәскәүдә укый бит. Без ул кайткан арада берничә репетиция үткәрә алдык. Спектакль премьерасы көзгә көтелә», — диде Туфан Имаметдинов.

«Әлиф» иҗат төркеме әлеге проект өчен РФ Театр әһелләре берлеге грантын откан. «Безнең бөтен проектларыбыз йә федераль грантларга, йә үз акчабызга әзерләнә», — ди «Әлиф» иҗат төркеме лидеры Туфан Имаметдинов. «Әлиф» төркеменең проектлар өчен республикадан акча алганы юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100