Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Һава торышы Татарстанга су басу белән яный
^Һава торышы Татарстанга су басу белән яный
(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Быелгы һава торышы ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләрендә җитди хәвеф уята. Татарстанда быел 1979 елдагы кебек үк көчле су басу булырга мөмкин. Россия гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, мондый табигать бәла-казалары бик сирәк була, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов.
1979 елда республикада әлегәчә күзәтелмәгән көчле су ташу була. Ул елны да һава торышы быелгысын хәтерләткән. Апрель азагында температура көчле күтәрелеп, кар кинәт эреп беткән һәм Идел аръягы районнарында, Зөядә су биеклеге нык арткан. Нәтиҗәдә корылмалар һәм күперләр су астында калган, кеше корбаннары да булган. Узган елларны исәпкә алып, быел Татарстанда су басу зонасына 47 мең кешелек 349 торак пункт эләгергә мөмкин. 88 предприятие һәм оешмага, 12 хастаханә, 22 балалар бакчасы, 170 километр автомобиль юллары, 153 күпергә су астында калу яный. Табигать бәла-казасы булган очракта кешеләр биек биналарга – клублар, балалар бакчаларына эвакуацияләнәчәк, аларда кайнар аш оештырылачак.
Валерий Власов сүзләренчә, республикада су ташу чорында Васильево бистәсенең торак пунктлары тирәсендәге саклагыч дамбалардан куркыныч яный, чөнки андагы буа капиталь ремонтка мохтаҗ. Башкалада проблемалы участоклар булып Царицыно, Игумново, Сосновка, Казансу елгасы тугайлары кала. Әлеге пунктлар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының аерым күзәтүе астына алынган.
Язгы ташуга әзерләнү әле узган җәй үк башланган. Шул вакыттан алып җиде урында елга юлларын төзәйтү эшләре башкарылган, 39 күпер ныгытылган һәм төзекләндерелгән, 48 буа тикшерелеп, ремонт үткәрелгән, 260 су үткәргеч торба куелган. Башкарылган эшләр суммасы 1,5 миллион сумнан артып китә. Моннан тыш, 169 миллион сумга материаль ресурслар резервы төзелгән. Хәзерге вакытта Татарстанда авария-коткару эшләре үткәрү өчен 2 эшелон җыелган. Аларның берсендә шәхси составның 8837 кешесе, 3786 берәмлек махсус техника, шул исәптән 823 берәмлек йөзү җайланмалары кулланылачак. Икенчесендә: 398 коткаручы, 125 берәмлек техника, шул исәптән 41 берәмлек йөзү җайланмасы. Моннан тыш, өч төркем шартлатучылар хәрби әзерлектә, алар боз тоткарланулар булган очракта эш итәчәк. Инженер-төзелеш техникасы булган 14 оешма белән, шулай ук аэрофлот белән вертолет куллануга килешү төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз