Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һава торышы Татарстандагы боз кичүләренә техник тикшерү уздырырга мөмкинлек бирмәде
Чулман елгасындагы кичү таныклыгын боз өслегенә чыккан су аркасында гамәлдән чыгарганнар.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»).Һава торышы Татарстанда боз кичүләренә техник тикшерү үткәрергә мөмкинлек бирмәде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстанның Мамадыш районындагы Соколка авылы һәм Новозакамск бистәсе янындагы Чулман елгасы аша боз юлы тикшерелергә тиеш иде, әмма боз өслегенә су чыгу сәбәпле, тикшерү үткәрүдән баш тарттылар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә Алабуга районында Покровск - Красный Ключ маршруты буенча башка юлны тикшерү планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз