news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте 5 гыйнварда 17.00 сәгатьтән чикләнә.

Һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде
архив

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Һава торышы начарлау сәбәпле, Татарстан юлларында автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бүген кич 17.00 сәгатьтән шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнә.

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе синоптикларга сылтама белән көчле кар, күз күреме начар, юлларда кар көртләре булуын, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитүе мөмкин икәнлеген искәртә.

“Республика дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда бик сак булырга һәм юл-транспорт кагыйдәләрен сакларга киңәш итә”, - диелгән хәбәрдә.

Куркынычсыз хәрәкәт тизлеген, хәтта рөхсәт ителгәннән дә түбәнне сайларга кирәк. Куркыныч тудыручы маневрлар ясамаска – каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны кагыйдәләр буенча йөртергә кирәклеге искәртелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100