news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде

Татарстанда машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда, һава торышы начарлану сәбәпле, йөк транспорты хәрәкәте чикләнде, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте.

Чикләүләр һава торышы яхшырганга кадәр булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе торак пунктлардан читкә чыгуда мөмкин кадәр тыелып торырга өнди. Машина йөртүчеләргә кыен юл-метеорологик шартларында куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итәрдәй тизлек сайларга кушалар. Бигрәк тә каршы як полосага чыкканда куркыныч маневрлар ясамаска киңәш ителә. Җәяүлеләрдән юлны чыкканда аеруча игътибарлы булу сорала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot