news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава торышы бозылу сәбәпле, ЮХИДИ ерак юлга чыгудан тыелып торырга чакыра

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә сакларга һәм юлларда бик игътибарлы, сак булырга кирәклеген искәртә.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Казанда һава шартларының бозылуы сәбәпле, бик ашыгыч булмаганда машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Машина йөртүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тизлекне кыен юл-һава шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй итеп сайларга, дистанцияне һәм ян як интервалны арттырырга киңәш итә. Бигрәк тә каршы юлга чыгучы куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга чакыра.

Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә тиеш. 12 яшькә кадәрге пассажирларның салонда балалар өчен махсус җайланмаларында йөртелүе мәҗбүри. Җәяүлеләр юл кичүләреннән генә, светофорның яшел сигналында чыгарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100