news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава торышы бозылу сәбәпле, “Дакар-2012” раллиеның 6 нчы этабы үткәрелмәде

Көчле яңгырлар һәм кар нәтиҗәсендә, трасса соңгы берничә сәгатьтә ашалган, бата торганга әйләнгән

(Чаллы, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). “Дакар-2012” ралли-марафонын оештыручылар, тауларда һава торышы бозылу сәбәпле, 6 нчы этапны үткәрмәскә карар кылды. Анд таулары чылбыры территориясендә даими рәвештә һава шартлары бозылуны исәпкә алып, Чили хакимияте кичә кичен 4700 м биеклектә уртаншкан Пасо-де-Сан-Францискога чикне ябарга мәҗбүр булды. Көчле яңгырлар һәм кар нәтиҗәсендә, трасса соңгы берничә сәгатьтә ашалган, бата торганга әйләнгән.
Раллида катншучыларның иминлеген тәэмин итү өчен, оештыручылар иртәгә төп юл буйлап автомобильләрне Диего-де-Алмагрога озата баруны оештырырга булган. Бу хакта “КАМАЗ-Мастер” командасының рәсми сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot