news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һава торышы аркасында Казан аэропортында берничә рейс тоткарланган

Кичә Татарстан синоптиклары һава шартлары начарлану турында кисәтү таратты.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Имин булмаган һава торышы шартлары “Казан” Халыкара аэропортында берничә рейс тоткарлануының сәбәбе булган.

00.10 сәгать 3.45 сәгатькә кадәр һава гаване ябык була. Мәскәүгә дүрт рейс тоткарлана. Шулай ук Прага, Рига, Стамбул һәм Санкт-Петербургка рейслар вакытында башкарылмый.

Кичә Татарстан синоптиклары һава шартлары начарлану турында кисәтү таратты. 14 декабрьдә, республикада буран һәм томан төшүе фаразланды.

Көньяктан искән җилнең секундына 15-20 метрга кадәр җитеп көчәюе ихтимал. Шулай ук буран аркасында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булырга мөмкин, диелде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot