Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Һава, тимер юл, су транспортларының барлык төрләрендә хәләл ризык тәкъдим ителәчәк
Берничә авиакомпания хәләл ризык белән тукландыру системасына күчкән.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Һава һәм тимер юл, су юлы транспортларының барлык төрләрендә дә хәләл ризык белән тукланырга мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, берничә авиакомпания хәләл ризык белән тукландыру системасына күчкән инде. Әмма поездларда хәләл ризык белән тукландыру әлегә авыррак, ди Айдар Шаһимәрданов. Бу поездларның ерак араларга һәм озак вакытка йөрүенә бәйле.
“Без поездларда да хәләл ризык тәкъдим итү буенча 2,5 ел эшлибез. Максатыбыз – Россиядәге һәр кешене, кунакларыбызны хәләл һәм сәламәт ризык белән тәэмин итә алу”, – ди Айдар Шаһимәрданов һәм моның өчен яңа стандартлар булдырылу хакында белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз