news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава температурасы югары булу сәбәпле, урманнарга керү чикләнде

Янгыннарны булдырмый калу өчен, урманчылык җитәкчеләренә территорияләрне махсус контрольгә алу йөкләмәсе тапшырылды.

Һава температурасы югары булу сәбәпле, урманнарга керү чикләнде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Татарстанда югары температура режимы саклану сәбәпле, халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү чикләнә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә сүз шул хакта булды.

Конференция Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы темасына багышланды. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урманнарда гражданнарның булуын һәм транспорт чараларында үтеп керүне чикләү турында" 2018 елның 26 июнендәге 1594-р номерлы күрсәтмәсенең үтәлүен тәэмин итәргә кушты. Шуңа бәйле рәвештә урманчылыкларның җитәкчеләренә урман территорияләрен махсус контрольгә алу йөкләмәсен тапшырды.

Татарстанда югары температура режимы урнашты. Бу урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра. Урманнарда булуны чикләү шартларында, халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү тыела. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100