Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Һава температурасы түбән булу сәбәпле, Чистайда орлыкларны җылытып чәчә башлаганнар
Чәчәр алдыннан орлыклар утыз градуска кадәр җылытыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 май, «Татар-информ», Алёна Низамова). Язның соңарып килүе сәбәпле, Чистайда яңа технология кулланыла башлаган. Кырларга орлыкларны җылытып чәчә башлаганнар. Бу хакта Чистай муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе рәисе урынбасары Илгизәр Нуретдинов «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруында белдерде.
Илгизәр Нуретдинов белдерүенчә, әлеге алым үсентеләрнең тигез һәм җиңел үсеп китүенә ярдәм итә.
«Язның салкын килү аркасында, быел киптергеч җайланмаларны кабыздык һәм орлыкларны җылытып чәчәбез. Утыз градус тирәсе җылылык аша үткәреп, җылытылган бөртекләрне җиргә салабыз. Ул вакытта үсентеләр тигез, бердәм чыга», – дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз