news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава шартлары бозылуы Казанга йөзү буенча Россия чемпионатына килергә җыенган спортчылар өчен тоткарлык тудырган

Чемпионат регламентында үзгәрешләр булуы да мөмкин

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда “кыска суда”, ягъни 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала. Ә ярышларда катнашырга тиешле күп кенә спортчылар әле һаман башкалага килеп җитә алмый: моңа һава шартлары бозылуы сәбәпче.

“Әгәр дә һава шартлары начар булып, күп кенә спортчылар Казанга вакытында килеп җитә алмаса, Россия чемпионаты регламентында үзгәрешләр булуы да ихтимал. Әле күп кенә спортчылар аэропортларда утыра”, - диде Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников бүген журналистларга Спортның су төрләре сараенда узган матбугат конференциясендә.

Бөтенроссия йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Григорий Стацюк әйтүенчә, җыелма команда лидерларының берсе Данила Изотов тренеры белән автомобильгә утырып, юлга чыгарга булган. Аның сүзләренә караганда, заявка биргән 60 төбәкнең 48е генә комиссия узган, 15 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 600 катнашучының 377се генә ярышларга керү өчен теркәлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100