Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һава шартлары бозылу сәбәпле, ЮХИДИ юлларда сак булырга киңәш итә
Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга кирәк.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Синоптиклар фаразлавынча, бүген Татарстан территориясендә көчле буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Шул уңайдан республика Дәүләт автоинспекциясе юлларда иминлек чараларын искәртә.
Машина йөртүчеләр юлларда рөхсәт ителгән максималь тизлек белән түгел, ә иминлек тизлеген сакларга тиеш. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә.
Автомобиль салонында иминлек каешларын эләктерергә, ә 12 яшькәчә балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькәчә балаларны арткы утыргычта махсус җайланмада йөртергә кирәк.
Җәяүлеләргә юлларда сак булырга, юл аша зебрадан һәм яшел төскә, бөтен автомобильче юл биргәненә ышангач кына чагарга киңәш ителә.
Татарстан ЮХИДИ инспекторлары барлык машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юлларда сак булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз