news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава шартлары бозылу сәбәпле, Теләче районында 57 сыер үлгән

Түбә калае электр линиясен өзеп, ут чыбыгы сыер абзарына төшкән.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Һава шартлары бозылу сәбәпле, Теләче районында 57 сыер үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтылар тирәсендә 112 бердәм номерына давылда сыер абзары түбәсеннән калайлар кубып төшүе турында хәбәр килгән. Бер табак калай электр үткәргеч линиясенә зыян салган.

Чыбыклар сыер абзарына төшкән. Ток сугудан 57 сыер үлгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100