Һава шартлары бозылу сәбәпле, Мәскәү-Казан рейсы кичектерелгән
Очып киткән судно 12.45 сәгатьтә “Шереметьево”да запас аэродромга төшәргә мәҗбүр булган
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, һава шартлары бозылу сәбәпле, Мәскәү-Казан рейсы кичектерелде.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” аэропортында белдерүләренчә, Казанда һава шартлары начар булу сәбәпле, рейс кичектерелгән. Очып киткән судно 12.45 сәгатьтә “Шереметьево”да запас аэродромга төшәргә мәҗбүр булган.