news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һава-десант гаскәрләрендә “КАМАЗ” машинасын күтәрерлек парашютлар барлыкка килгән

Һава-десант гаскәрләре заказы буенча Россиядә 18 тоннага кадәр авырлыктагы техниканы десантлауның системасы эшләнгән.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Һава-десант гаскәрләре заказы буенча Россиядә 18 тоннага кадәр авырлыктагы техниканы десантлауның системасы эшләнгән. Тиздән гаскәрләрдә идарә ителә торган парашютлар барлыкка киләчәк. Алар ярдәмендә йөкне барырга кыен урыннарга яисә сугыш хәрәкәтләре барган зоналарга ташлап булачак. Бу хакта “Маяк” радио эфирында Россия Федерациясе Һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары генерал-майор Владимир Кочетков сөйләгән, дип яза “Российская газета”.

"Бүген бездә “Парашют” яңа тәҗрибә-конструктор эше эшләнә. Ул 18 тоннага кадәр авырлыктагы техниканы десантлау өчен унификацияләнгән платформа ясау белән шөгыльләнәчәк. Без “КАМАЗ”, җиңел броняланган автомобильне инде десантлый алабыз, - дип хәбәр иткән Владимир Кочетков һәм бу юнәлештә Россия армиясе Төньяк Атлантик килешү оешмасы гаскәрләрен үтеп китте, дип өстәгән.

Икенче бер өметле юнәлешләрнең берсе – “Горизанталь” тәҗрибә-конструктор эше. Аның бурычы – йөкне идарә ителә торган парашютларда десантлау системасын булдыру.

“Йөк десантчыга барырга тиеш, ә киресенчә түгел, - дип искәрткән Россия Федерациясе Һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары. – Йөк билгеле бер биеклектә ташланырга һәм билгеләнгән урынга төшәргә тиеш. Моның өчен парашютлар махсус идарә итү блогы белән җиһазландырылачак. Беренче этапта 4 тоннага кадәр йөкләр десантлау планлаштырыла. Шуннан соң йөк авырлыгы арттырыла барачак. Без сәнәгатькә тактик-техник бурычларны инде бирдек".

Киләсе әһәмиятле тәҗрибә-конструктор эше "Реновация" дип атала. Аның максаты - "Ратник" экипировкасына парашютны камилләштерү. Шул исәсптән, аның запас парашютына яңа иминилек өчен җавап бирә торган электрон җиһаз куелачак. Бу эш шушы ел дәвамында тәмамланыр дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100