Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аутизм көненә багышлап, Татарстан бөтен дөнья белән бергә зәңгәр утлар кабызачак
2 апрельдә Халыкара аутизм турында мәгълүмат тарату көне кысаларында «Зәңгәр ут кабыз» акциясе узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). 2 апрельдә Халыкара аутизм турында мәгълүмат тарату көне кысаларында «Зәңгәр ут кабыз» акциясе узачак. Бүген кояш баегач, шәһәр биналары һәм истәлекле урыннары үзләренең гадәти яктылыгын аутизм символы – зәңгәр төскә алыштыра.
Татарстанда һәр елны әлеге акциягә зур оешмалар кушыла. Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Казан дәүләт циркы, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Габдулла Тукай музей комплексы, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Актанышның Туган якны өйрәнү музее акциядә инде берничә ел катнаша.
Алар белән бергә быел акциягә «Казан» гаилә үзәге, Ленин исемендәге мәдәният йорты һәм Тимерьюлчылар мәдәният сарае, Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, шулай ук Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы да кушылачак. Кайбер административ биналар да кичен зәңгәр төскә кереп яктыртылачак.
Акциядә башка төрле ысул белән дә катнашырга була: тәрәзәләрне гирляндалар яки зәңгәр лампа белән яктырту, зәңгәрдән киенү һәм якыннарыңа аутизм турында сөйләү; зәңгәр киемнән фотога төшеп, #зажгисиним, #2апреля хэштеглары белән социаль челтәрләрдә тематик постлар урнаштырырга мөмкин.
2007 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2 апрель Халыкара аутизм турында мәгълүмат тарату көне дип игълан ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз