news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аурупа илләрендә – “Лебединое озеро” һәм “Щелкунчик”

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артистларының Аурупа шәһәрләренә гастрольләре башланып китте

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артистларының Аурупа шәһәрләренә гастрольләре башланып китте.
Людвиг Минкусның “Баядерка” спектаклен театрның балет осталары Франциянең Ле Манс каласында күрсәтте.
Гастрольләр 2010 елның 31 гыйнварына кадәр Алмания, Голландия, Франция, Австрия, Бельгия илләрендә дәвам итәчәк. Артистлар Аурупа халкын Петр Чайковскийның “Лебединое озеро”, “Щелкунчик” балетлары белән сөендерәчәк.
Театрның матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, артистлар Яңа елда да – 2010 елның 1 гынварында Голландиянең Zwolle шәһәрендә "Лебединое озеро" балетын уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot