Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы идарәчеләре Советының Казанда узган утырышының беренче нәтиҗәләре игълан ителде
Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы идарәчеләре Советының Казанда узган утырышының беренче нәтиҗәләре игълан ителде
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Кичә Казанда АРҮБ идарәчеләре Советының еллык утырышы һәм аның белән бәйле чаралар тәмамланды. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов белән Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов әлеге Халыкара чарага кайбер нәтиҗәләр ясады.
АРҮБ идарәчеләре Советы утырышы белән бәйле чараларда дөньяның 69 иленнән, Россиянең 39 төбәгеннән 2300 дән артык дәрәҗәле кунак – рәсми делегацияләр, бизнес җәмәгатьчелек вәкилләре катнашкан. Бу вакыйгаларны чит илләрнең, Россия һәм Татарстанның 320 журналисты яктырткан. Кунакларның иминлеген эчке эшләр органнарының 1600 хезмәткәре тәэмин иткән.
Халыкара чара Татарстан, Казан өчен мөһим булган берничә вакыйга белән истә калды. Шуның берсе – 18 майда АРҮБ белән Казандагы Спурт банкы арасында имзаланган килешү. Аның нигезендә, Ауропа банкы Спурт банкының акционерына әйләнде – Казан банкы капиталының 28,5 процентына ия булды. Спурт банк Татарстанның АРҮБ программаларында аккредитация үткән беренче банкы. Хафиз Салихов белдергәнчә, Ауропа банкы шул юл белән республикада кече һәм урта бизнесны кредитлау системасын үстерүне активлаштырырга, Татарстан предприятиеләрендә энергия саклау һәм энергия куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җиһазлар алуда ярдәм итәргә ниятли.
Халыкара инвестиция форумы кысаларында АРҮБ белән «Водоканал» ДУП арасында да кредит килешүе төзелде. Бу килешү нигезендә, Ауропа банкы Казан шәһәрен су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен реконструкцияләү системасын төзекләндерү программасын финанслауда ярдәм итәчәк. Әлеге проект 3 этапны күздә тота. Иң элек, Башкарма комитет җитәкчесе Марат Заһидуллин аңлатуынча, төп су чистарту станциясен модернизацияләү, аннан соң агып җыела торган суларны суырту станциясен яңарту, өченче этапта яңа торак районнардагы канализация системалары төзелеше ниятләнә. 2018 елга кадәр исәпләнгән программаны гамәлгә ашыру өчен 500 млн. сум күләмендә акча таләп ителә. Килешү нигезендә, Ауропаның реконструкция һәм үсеш банкы программа өчен 10 млн. евро (350 млн. сум) күләмендә кредит бирә. Ул ун елга исәпләнгән һәм еллык процент ставкасы 8,2 күләмендә каралган. Марат Заһидуллов сүзләренә караганда, калган сумма (115 млн. сум) «Водоканал» хисабыннан финансланачак. Ун елга исәпләнгән кредит килешүенең мөһим моменты – анда 3 еллык ташламалы чор каралу. Бу вакыт эчендә кредит суммасы түгел, бары процентлар гына түләнеп барылачак. Марат Заһидуллов аңлатуынча, кредитны кайтару өчен «Водоканал»ның финанс мөмкинлекләре файдаланылачак. Моңа предприятиенең энергия саклау технологияләрен куллануы исәбенә ирешергә ниятлиләр.
Моннан тыш, АРҮБ башкаланы су белән тәэмин итү системасын техник тәэмин итү өчен 1,5млн. евро күләмендә ярдәм бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз