news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аулак өй»ле кичә

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үткәрелгән бу мәдәни чара өлкәннәрне яшьлекләренә кайтарса, яшьләрне «аулак өй» традицияләре белән таныштырды

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында «Оныта алмыйм...» дип исемләнгән бик ямьле ретро-концерт булды.
Концерт программасына кертелгән җырларның һәммәсе күңелгә ятышлы: еллар үтеп тә, тоныкланмый-искерми торган, халык хәтеренә күптән сеңгәннәр алар. Ул җырларда - яшәешнең кеше күңелендә калган «эз»ләре, хис-тойгылары: «Ходайның булмыш көне» бүләк иткән шатлык-куанычлары, сары сагышлары, өметләре һәм... үкенечләре. Хәер, җырларның исемнәре үк күпне сөйли: «Хуш, авылым», «Син кайда идең?», «Яшьлегем хисләре», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә», «Өнсә авылы көе», «Моңлану», «Өзелгәнсең сиреньнән», «Сары кашкарыйлар», «Мәңге яшисе килә» һ.б. Халкыбыз һәм танылган сәнгатькәрләребез иҗат иткән  ул әсәрләрне башкаручы артистлар да - милли җыр сәнгатебезнең йөзек кашлары: Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхабиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Искәндәр Биктаһиров, Лидия Әхмәтова, Татарстанның атказанган артистлары Резедә Кадыйрова, Рөстәм Закиров, Вил Усманов, Бәширә Насыйрова. Дөрес, «Зө-ләй-лә» тиросы, Булат Нигъмәтуллин, Илнар Гәрәев, Рамил Миндияров, Эльвира Хәйруллина, Алсу Әбелханова, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Әхмәтҗанова, Эльвира Галимова, Данил Сабиров, Чәчкә кебек яшь җырчылар да кимен куймады. Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры башкаруында татар халык көйләреннән тезмә исә тамашачының күңел кылларына кагылып әле җилкендерде, әле моңландырды.
Җыеп кына әйткәндә, онытылмас җырлардан төзелгән бу кичә өлкәннәрне яшьлекләренә кайтарса, яшьләрне «аулак өй» традицияләре белән таныштырды, халкыбызның милли үзенчәлекләренә карата кызыксыну уятты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100