news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Аулак өй” гә гаилә белән килеп була

ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле шул исемдәге программа тәкъдим итә

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 11 дә һәм 1 дә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында ТР җыр һәм бию ансамбле концерты була. Бу быел гына булдырылган махсус гаилә абонементының икенче концерты.

Тамашачыларга “Аулак өй” программасы тәкъдим ителә. Концертта ансамбльнең бию, хор һәм оркестр төркемнәре чыгыш ясаячак.

“Аулак өй” – ул элек уза торган кич утыруларның җыр һәм биюләренә корылган программасы. Әти-әниләр өйдә булмаганда, яшь кызлар үзләренә дус кызларын кунакка дәшеп, кул эшләре белән шөгыльләнгән. Алар янына егетләр дә килә торган булган. Яшьләр кич буе җырлап-биеп күңел ачкан.

Бу программа беренче тапкыр 1967 елда куелган булган. 1995 нче елда исә программа яңартылып, берничә концерт сезоны буенча тамашачыларны шатландырган. Быел, гаилә абонементлары өчен, тамашаны махсус тагын яңартканнар.

Ансамбль 2 ноябрьдә дөнья халыклары биюләренә багышланган концерт, ә 20 декабрьдә исә “Яңа ел төнендәге төш” тылсымлы әкиятен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр бирде ансамбльнең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100