news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары Болгар шәһәрендә узачак

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары Болгар шәһәрендә узачак
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

16 августта «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Болгарда «Ага базар» фестивале кысаларында оештырылачак.

«Әдәби көрәшнең финал ярышлары «Татар әдәбиятында Ана образы» темасына багышлана. Финалда Татарстан Республикасы районнары һәм төбәкләр көч сынышачак. Финалда җиңүче команда сентябрьдә Җаекта (Уральск, көнбатыш Казахстан өлкәсе – авт.) узачак проектның презентациясенә чакыру ала», - диде «Татар-информ»га проектның авторы Сәрия Закирова.

  • Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында РФ субъектларында һәм ТР районнарында уздырылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының рәсми партнёрлары – РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе.
news_right_1
news_right_2
news_bot