news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты җиңүчеләре «Тау Фест» китап фестивалендә катнашачак

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты җиңүчеләре «Тау Фест» китап фестивалендә катнашачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

29-30 августта башкалабызның «Елмай» паркында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты җиңүчеләре бишенче мәртәбә оештырылучы «Тау Фест» китап фестивалендә катнаша.

Фестиваль кысаларында 29 августта «Аулак өй - көрәш» проекты җиңүчеләре – мәктәпкәчә яшьтәге балалар әдәби бәйгене презентацияли һәм Габдулла Тукай әкиятен сәхнәләштерә. «30 августта төбәкара проектның төрле раундларында үз көчләрен сынап карарга теләүче китап укучыларыбызны, башкала кунакларын «Мин Тукайга киләм» бәйгесенә чакырабыз. Үз көчләрен сынап карап, сынатмаучы китап укучыларыбызны төрле бүләкләр көтә», – диде «Татар-информ»га «Аулак өй - көрәш» проекты җитәкчесе Сәрия Закирова.

  • Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
news_right_1
news_right_2
news_bot