news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты финалистлары Санкт-Петербургта көч алышачак

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты финалистлары Санкт-Петербургта көч алышачак
Абдул Фархан

17 июльдә Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этнокультура фестивале кысаларында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты финал ярышлары узды. Җиңүче командалар Санкт-Петербург шәһәренә чакыру алды.

Финалга чыккан командалар: республиканың Балтач, Балык Бистәсе районнары, чит төбәктән: Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мордовиядән Ләмберә районы.

«Санкт Петербургта яшәүче милләттәшләребез «Аулак өй - көрәш» проектының финалист командалары өчен Державин юбилее уңаеннан музейга экскурсия бүләк иттеләр. Мәскәү районы «Пулковец» Яшьләр йортында узачак чараны Санкт-Петербургта «Былбыл» беренче татар халык театры Тукайның «Шүрәле» спектакле белән ачып җибәрә. Сәфәр дүрт команда ярышы – ике аулак өй, бүләкләү тантанасы белән дәвам итәчәк», – диде «Татар-информ»га проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.

Әдәби көрәштә көч сынашучылар теплоходта халык җырлары җырлап узар дип көтелә. «18 августта, төньяк башкала буйлап татарча экскурсия бүләк ителә. Сәяхәтнең хедлайнерлары – Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, Санкт-Петербургта «Былбыл» беренче татар халык театры», - диде ул.

  • «Аулак өй - көрәш» төбәкара проекты Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» иҗтимагый оешмасы, Студентлар Лигасы ярдәме белән оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100