news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аулак өй-көрәш» төбәкара проектның зона ярышлары Мәскәү һәм Түбән Новгородта була

«Аулак өй-көрәш» төбәкара проектның зона ярышлары Мәскәү һәм Түбән Новгородта була
Абдул Фархан

Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты 26-27 октябрендә Мәскәү шәһәре һәм Түбән Новгород өлкәсендә әдәби көрәш үткәрә.

«Әдәби көрәштә мәктәп укучылары һәм иҗади командалар көч сынаша. Интеллектуаль ярыш өчен Түбән Новгород өлкәсендә Габдулла Тукай иҗатын һәм тормыш юлын йөздән артык шәхес өйрәнде. Ә Мәскәү шәһәрендә исә әдәби бәйге Муса Җәлил иҗаты һәм җәлилчеләргә багышлана. Мәскәүдә татар студентлары, Муса Җәлил исемендәге гимназия, һәм Татарстанның Балтач, Балык Бистәсе муниципаль районнары, Чувашия Республикасыннан укучылар көч сынашачак», – дип хәбәр итте проект җитәкчесе, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

  • Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстанның Студентлары Лигасы, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән гамәлгә куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100