news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аулак өй-көрәш» проектының мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сайлап алу туры була

«Аулак өй-көрәш» проектының мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сайлап алу туры була
Фото: © "Татар-информ"

Казанда «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен» номинациясендә зона этабы (сайлап алу туры) була. Бу турыда проект җитәкчесе Сәрия Җиһаншина хәбәр итте.

Чара 24 майда 10.00 сәгатьтә Киров районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 122 нче балалар бакчасында (Казан, Н. Йосыпов ур., 15) һәм 31 майда 10.00 сәгатьтә Казан шәһәре Идел буе районының катнаш төрдәге 242 нче балалар бакчасында (Казан, Комиссар Габишев урамы, 1а йорт) оештырыла.

Әдәби бәйге «Халыкара балаларны яклау» көненә багышлана. Проектның яңа номинациясендә катнашучы һәм көч сынашучыларыбыз нәниләр өчен язылган шигырьләр, әкиятләр белән таныша. Гаилә елы уңаеннан оештырылган бәйгегә әзерләнгәндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, әти–әниләр, бергәләп, татар әдәбияты классикларын укый, йолалар өйрәнә, диелә хәбәрдә.

  • Төбәкара проектның программасы Аулак өй милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала. Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү.
  • Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды.
  • Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100