news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аулак өй – көрәш» проектының финал ярышлары Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана

Санаулы көннәрдән «Аулак өй – көрәш» проектының җиңүчеләре билгеле булачак.

«Аулак өй – көрәш» проектының  финал ярышлары Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана
Фото: © «Татар-информ»

24-26 февральдә «Аулак өй – көрәш» әдәби бәйгенең мәктәп укучылары арасында финал ярышлары була. Татарстанның Зәй, Минзәлә, Сарман районнары, Казанның «16 нчы татар-инглиз гимназиясе», чит төбәкләрдән Пермь өлкәсе Барда районы, Чувашиянең Комсомол районы финал ярышларына чакыру алды. Бу хакта «Татар-информ»га «Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе Сәрия Закирова хәбәр итте.

«Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан, финал ярышларының төп темасы – «Бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты». Проект җиңүчеләре «Сәләт» иҗтимагый оешмасыннан юллама, шулай ук Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан «ТатАрчаҖәй» лагерына юлламалар белән бүләкләнәчәк», – диде ул.

  • Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Россиянең Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Фәннәр академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.
news_right_1
news_right_2
news_bot