news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Аулак өй – көрәш» проекты ярышлары Россия төбәкләрендә дәвам итәчәк

«Аулак өй – көрәш» проекты ярышлары Россия төбәкләрендә дәвам итәчәк
Владимир Васильев/архив

Бүген Кайбыч муниципаль районы мәдәният йортында «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының зона ярышы була. Әдәби бәйгедә Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Кайбыч, Кошман, Иске Чәчкаб, Чүти авылы мәктәпләре һәм дүрт авылдан иҗади командалар көч сынаша. Проект җитәкчесе әйтүенчә, интеллектуаль ярыш өчен Габдулла Тукай иҗатын һәм тормыш юлын йөздән артык шәхес өйрәнгән.

«Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй - көрәш» проекты тиздән Мәскәү каласына, Түбән Новгород өлкәсенә сәфәргә җыена. Мәскәүдә татар студентлары, Муса Җәлил исемендәге гимназия, һәм Татарстанның Балтач, Балык Бистәсе муниципаль районнары, Чувашия Республикасы укучылары көч сынашачак», - диде «Татар-информ»га проект җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

  • «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Татарстанның мәгариф һәм фән, мәдәният, яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы, «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән гамәлгә куела.
news_right_1
news_right_2
news_bot