news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аулак өй – көрәш» проекты балалар бакчаларында үткәрелә башлый

«Аулак өй – көрәш» проекты балалар бакчаларында үткәрелә башлый
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

15 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 247 нче балалар бакчасы»нда һәм 17 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның «396 нчы балалар бакчасы»нда «Аулак өй - көрәш» әдәби бәйгесе зона ярышлары була.

«Балаларга халкыбызның йолаларын өйрәтүне, кулга китап алып, татар әдәбияты классикларын уку максаты белән «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Казанның балалар бакчаларында үткәрелә башлады», - диде «Татар-информ»га проект җитәкчесе Сәрия Закирова.

  • Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында РФ субъектларында һәм ТР районнарында уздырылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының рәсми партнёрлары - РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100