news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Аулак өй - баттл» проекты «Аулак өй - көрәш» исеме белән төбәкара бәйгегә әверелгән

Бүген Казанда төбәкара «Аулак өй - көрәш» бәйгесенең финал ярышлары уза.

«Аулак өй - баттл» проекты «Аулак өй - көрәш» исеме белән төбәкара бәйгегә әверелгән
2022 елның октябре. Бәйгенең презентациясе.
Владимир Васильев

«Аулак өй - баттл» проекты буларак Татарстанда танылып киткән әдәби бәйге «Аулак өй - көрәш» дигән яңа исем белән төбәкара чарага әверелгән.

Бүген Казанда төбәкара «Аулак өй - көрәш» бәйгесенең финал ярышлары уза. Әдәби викторинада абсолют җиңүче исеменә дүрт команда ярыша - Балык Бистәсе районының Олы Елга урта мәктәбе, Казанның 5нче гимназиясе, Лаеш районының Имәнкискә урта мәктәбе һәм Чувашия Республикасы Комсомол районының Урмай урта мәктәбе.

«Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнү максаты белән бүген аулак өйгә җыелабыз. Әдәбият дәресләре кыскартылган чорда «Аулак өй - көрәш» кебек бәйгеләр укучыларга татар әдәбиятын таныту, кызыксыну уяту мөмкинлеге ача», - диде «Аулак өй - көрәш» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

Бәйгенең финал этабы өч биремнән тора. Башта командалар үзләре белән таныштыра, катнашучылар сөйләү, шигырь язу яки башка иҗади осталыкларын күрсәтә. Беренче биремдә «туралган» сүзләрне җыеп, татар әдәбияты классигының шигырен төзергә, аның авторын белергә кирәк булачак. Сәрия Закирова сүзләренчә, алдагы елларда бу биремдә яңа шигырьләр дә туганы булган.

Икенче бирем «кемнең миллионер буласы килә?» дип атала. Катнашучыларга сораулар бирелә, һәр сорауга дүрт варианттан дөрес җавапны сайлап алырга кирәк. Сораулар әдәбият дәреслегеннән алына. Бу биремдә әдипләрне, һәйкәлләрне танып белергә дә кирәк булачак. Өченче бирем – йөзек салышу уены. Йөзек урынына сорау салына. Катнашучыларга язылган шигырьнең авторын белү, бию яки җырлау таләбе куела.

«Финалга җиткәнче, берничә районда бәйгенең зона этаплары узды. Без, язучылар белән бергә, төрле районнарга чыгып, иҗатка тартылган балалар белән таныштык. Меңләгән бала бәйгедә катнашу өчен татар китаплары укыды», - диде Сәрия Закирова.

«Аулак өй - көрәш» бәйгесе Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100