news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Audi машинасына бәрелгән мотоциклчы хастаханәдә үлгән

Юдинодагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән мотоциклчы хастаханәдә үлгән. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, авария 3 июльдә булды. Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, Honda мотоциклында ир-ат Вокзал яны урамы буйлап барган. Куркынычсыз тизлекне сайламыйча, ул каршы якка очып чыга һәм Audi A7 автомобиленә бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчыны авыр хәлдә 7нче хастаханәгә китерәләр.

«Мотоцикл йөртүченең машина йөртү стажы 10 ел булган һәм соңгы ике ел дәвамында РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Audi автомобилен йөртүче шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүнең 15 еллык стажына ия, ике ел дәвамында административ җаваплылыкка тартылмаган», – дип ачыклык кертә ЮХИДИ.

news_right_1
news_right_2
news_bot