Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт Сөләйманов «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медаленә лаек булды
Бүген техника фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының баш фәнни хезмәткәре Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләймановка Академиянең иң югары бүләге тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республика Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алтын медаль күренекле фәнни хезмәтләр, казанышлар һәм ачышлар яисә гуманитар һәм табигый-техник фәннәр өлкәсендә зур фәнни һәм практик әһәмияткә ия хезмәтләр җыелмасы яки күренекле фәнни-практик эшчәнлек, инновацион икътисад һәм фәннең өстенлекле юнәлешләрен эшләүгә, фәнни мәктәп оештыруга, Татарстан Республикасына фәнни кадрлар тәрбияләү һәм әзерләүгә керткән хезмәтләр өчен бирелә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз