Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт Сөләйманов: Без кайттык һәм кайтачакбыз. Биләр - йортыбыз
Биләрдә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының традицион һәм иң көтеп алынган сменасы -«Сәләт Биләр Форум» тәмамланды. Бу хакта «Сәләт» үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерде. Катнашу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге профильле сменаларның берсенә сайлап алу этабын узарга кирәк иде: «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба». Йомгаклау кичәсендә «Сәләт» берләшмәсе активистларын һәм аланнарны бүләкләү тантанасы узды.
Смена дәвамында аланнар спорт, мәдәни һәм интеллектуаль чараларда үзара ярышты. «Азнакай» аланы тотрыклы үсеш максатлары буенча беренчелекне яулады. «Алан тавышы» хорлар ярышында «Азнакай» һәм «Рухият» аланнары алдынгы булды. «Иң яхшы бию» һәм «Иң яхшы презентация» ярышларында «Раушан» аланы җиңүче дип табылды.
Шулай ук катнашучыларга югары абруйларын тану йөзеннән «Сәләт»нең III дәрәҗә көмеш 8 таҗлы йолдызы һәм «Сәләт» берләшмәсенең ныгуына зур өлеш керткәннәре өчен «Сәләт»нең II дәрәҗә алтын 8 таҗлы йолдызы, ә активистларга хезмәтләрен тану йөзеннән өлгергәнлекне символлаштыручы шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды.
«Сәләт Биләр Форум»да, гадәттәгечә, аланнарның эше профильле тематикаларны: фән, иҗат һәм сәнгать, спортны колачлады. Смена кысаларында белем бирү сессияләрендә Татарстан, Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив дәресләр узды.
6-10 июльдә форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы да үткәрелде. Анда 130га якын укытучы, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының өлкән курс студентлары катнашты. «Остаз» проектында 16 белем бирү сессиясендә 19 белгеч, остаз чыгыш ясады.
Катнашучыларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да сәламләде.
«Бу җыенга килгән кешеләр үз эшенә битараф түгел. Алар мәгариф системасының тотрыклы үсеше өчен тырыша. Чыгарылыш кичәләрен үткәреп, балаларны мәктәптән җәйге ялга озаткач та, сез бирегә килдегез. Бу җыен эш алымнарына яңа яктан карау, фикерләшү өчен кирәк», – дип белдерде министр.
«Сәләт Биләр Форум»ның тагын бер истә кала торган чарасы - Биләр тарихы буенча үткәрелә торган «Тамырлар» олимпиадасы. Алты аланның катнашучылары бер-берсе белән көч сынашып, истәлекле бүләкләргә лаек булды.
10 июль исә Биләрдә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, «Сәләт» берләшмәсе активистлары гаиләләре дә җыелды. Алар «Сәләт» берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән традицион «Асыл гаилә җыены» программасында катнашты. Проект кысаларында Биләргә 250гә якын катнашучы җыелды. Биредә «Сәләт Алмагач» мәктәбе укучылары һәм аларның әти-әниләре, «Бәләкәч» клубы катнашучылары, берләшмә активистлары гаиләләре бар иде. Барлыгы җыенда 60ка якын гаилә катнашты. Ә иң кечкенә катнашучыга нибары 9 ай гына иде. Җыенда катнашучыларны Әдип Әлмир сәламләде.
«Биләргә кешеләрне күңелләре китерә. Сез аерым-аерым да, гаилә буларак та - асыл. Без монда кемнедер тыңлар өчен килмибез. Күңел ял итә, без бергә үсәбез. Үземнең гаиләм белән бергә шушы җыенда катнашуыма бик шатмын. Без кайттык һәм кайтачакбыз. Биләр - йортыбыз. Монда килгән кешеләр зур гаиләнең әгъзалары. Гаиләгә төрлечә киләләр. Кемдер «Сәләт» мохитендә үсә, кемдер башка җирдә өлгерә. Әмма аккош аккошны таный. Рәхим итегез», - диде «Сәләт» проектларының фәнни җитәкчесе Әдип Әлмир (Җәүдәт Сөләйманов).
Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының – «Һөнәрләр Биләр Форум» сменасы (Junior skills / Ремесла) көтә. Ул 15-21 июльдә узачак. Смена программасы балалар, яшьләр һәм аларның остазларының иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр юнәлешләрендә потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык булачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз