Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт Салихов: Татарстанның көче – бердәмлектә һәм җитәкчелектә
ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов ТНВ телеканалындагы «7 вопросов за 7 минут» рубрикасының яңа чыгарылышында Татарстанның көче нәрсәдә икәнлеген әйтте.
«Татарстанның көче – беренче чиратта бердәмлектә һәм җитәкчелектә. Беренче Президентыбыз безне эшләргә өйрәтте, шуның нәтиҗәсендә Татарстан илдә беренчеләрдән булып газлаштыру һәм иске торак фондын бетерү программаларын тормышка ашырды. Бу программалар әле дә эшли. Минтимер Шәймиев башлап җибәргән проектларны илнең башка төбәкләре дә өйрәнә. Әлбәттә, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов – республикабызның лидеры белән эшләве дә җиңел, чөнки ул һәрвакыт үзара аңлашу яклы», – дип билгеләп үтте Салихов.
Ул Татарстанның авыл хуҗалыгы, транспорт, сәнәгать комплексы буенча Россиядә һәм Идел буе округында алдынгы урыннарда булуын ассызыклады.
«Моны дәвам итәр һәм динамикалы рәвештә үсәр өчен безгә тизрәк җиңеп чыгарга кирәк. Бөтенебез бергә булсак, җиңәчәкбез дә, алга таба да барачакбыз», – дип саный Салихов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз