Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт Миңнәхмәтов янәдән Россия Көрәш федерациясе президенты итеп сайланды
Кичә Казанда «Россия Көрәш федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясендә федерация президентын сайлау узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Россия Көрәш федерациясенең президенты итеп яңа срокка бертавыштан Җәүдәт Миңнәхмәтов сайланды. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәүдәт Миңнәхмәтов Россия Көрәш федерациясен 2005 елдан бирле җитәкли.
«Алда әле бик күп эш көтә. Безнең яхшы командабыз формалашты. Көрәшне алга таба да биргәләп үстерәчәкбез. Бүгенге көндә безнең эшчәнлекне халыкара дәрәҗәдәге чикләүләр бераз тыеп тора, ләкин хәзер без нигездә Азия төбәкләре белән эшлибез», – дип билгеләп узды Миңнеәхмәтов конференциядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз