Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Җәүдәт Әхмәтханов: Сабантуй — Татарстан халкының бик матур бәйрәме
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казан Сабан туе уңаеннан Аккош күлендәге мәйданда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов та үзенең фикерләрен ирештерде.
«Сабан туе — Татарстан халкының бик матур бәйрәме ул! Элек-электән килгән бәйрәмебез. Борынгыдан халык кыр эшләре беткәч, бергәләп җыелып күңел ачкан. Хәзергесе көнне исә Сабан туе авылларда гына үтми, ул бөтен Татарстан буйлап шаулап-гөрләп үтә. Әле алай гына да түгел Россия, дөнья буйлап та дәвам итә. Мәсәлән, киләсе атнада Бөтенроссия Авыл Сабан туе Киров өлкәсендә уздырылачак. Шуңа күрә бик әйбәт һәм матур бәйрәм бу. Күркәм тантана. Бөтенебезгә исәнлек-саулык, илләргә тынычлык булып бу Сабан туе бәйрәмнәрен күңелле үткәрергә язсын», – диде Әхмәтханов.
Шулай ук чара барышында Әлки районы башлыгы Александр Никошин да Сабан туе бәйрәменең мөһимлеген билгеләде һәм әлегесе көнне муниципалитетта башкарыла торган эшләре хакында сөйләде.
«Казан Сабан туе – зур матур вакыйга. Быелгы ел ил Президенты Владимир Путин указы белән Ватанны саклаучылар елы буларак билгеле. Әйе, әлегесе көндә махсус хәрби операция бара. Әмма без хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Татарстан районнарының башлыклары да даими рәвештә яу кырына гуманитар йөк илтеп, егетләр белән аралашып торалар. Шулай ук быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Әлбәттә, без Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына да ярдәм күрсәтәбез. Аннары районыбызда 63 тыл ветераны бар», – диде район җитәкчесе.
Чара барышында төрле мәйданчыклар эшләде. Иҗат коллективлары җыр-моңнары һәм биюләре белән чыгыш ясады. Халык фотозоналарда истәлеккә фотога төшә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз