news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аучылык биләмәләрендә 300 дән артык төлке, 50 кыргый эт, 30 кыргый мәче юк ителгән

Әлки районында котыру чиренә бәйле күңелсез хәлләр әледән-әле булып тора

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Әлки районында котыру чиренә бәйле күңелсез фактлар әледән-әле булып тора. Котырган хайваннар, җәнлекләрнең кешеләргә ташлану очраклары буенча исә без республикада беренче урынга чыкканбыз, дип яза “Әлки хәбәрләре”.

Җәнлекләр дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Андрей Ерусланов әйтүенчә, көзге-кышкы чорда әлеге җәнлекләрнең саны чамасыз арту, бер яктан, табигатькә, файдалы җанварларга зыян китерсә, икенчедән, котыру чире таралу куркынычын да тудыра, –ди. –Сунарчылар үзләре дә ау этләренә котыруга каршы прививка ясатырга, ауга чыкмаганда аларны бәйдә генә тотарга тиешләр”. Көзге-кышкы чорда аучылык биләмәләрендә инде 300 дән артык төлке, 50 кыргый эт, 30 кыргый мәче юк ителгән.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot