news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аучылар өчен электрон кушымта эшли башларга мөмкин

Кушымтаны һәр аучы үзенең кесә телефонына урнаштыра ала.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Аучылар өчен яңа мобиль кушымта эшли башларга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән коллегия утырышында тармак рәисе Федор Батков әйтте.

“Аучылар өчен яңа электрон кушымта булдыру турында планнар бар. Анда аучылык рөхсәт ителгән һәр территориядә җәнлек атарга рөхсәт турындагы мәгълүмат булачак”, - диде Батков. - Күз алдыгызга китерегез, һәр аучы үзенең кесә телефоны аша актуаль хәбәрләрне секунд эчендә укый ала. Анда ауга рөхсәт тә, бәяләр дә күрсәтелә. Бу – рөхсәт кәгазе алуны да тизләтә һәм үтә күренмәле итә. Тормышка ашканнан соң бу проект Россия Федерациясе өчен дә уникаль булачак”, - диде комитет рәисе.

Батков шулай ук узган ел 3438 федераль аучылык билетының электрон рәвештә бирелүен дә әйтеп узды. Бу барлык рөхсәт кәгазенең 84 процентын тәшкил итә.

"Татар-информ" Татарстан юлларында кыргый җәнлекләр катнашында 48 юл һаләкәте теркәлгән, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100