news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атыш оештыручыдан сорау алу видеосын интернетка куйган полицейскийны эштән куганнар

Видео «Гвардейский» полиция бүлегендә яздырылган булган.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Челтәрдә Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевтан беренче сорау алу кадрлары пәйда булгач, хезмәт тикшерүе билгеләнә.

Видео кулга алынганнан соң ук Галәвиев китерелгән «Гвардейский» полиция бүлегендә яздырылган. Видео эшләгән полиция хезмәткәрен бүлектә урнаштырылган камералардагы язу ярдәмендә тапканнар.

Полицейскийны эштән азат иткәннәр, ә кул астындагы хезмәткәрләрен тиешенчә күзәтмәгән полиция бүлеге башлыгының вазифасын киметкәннәр һәм премиядән мәхрүм иткәннәр.

Элегрәк «Татар-информ» 11 май көнне Казанның 175нче гимназиясендә ату очрагы турында хәбәр иткән иде. 19 яшьлек Илназ Галәвиев мәктәпкә корал белән кереп, 9 кешене үтергән, шуларның җидесе балалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100