news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атырауда Казах драма театры бинасында янгын чыккан

Янгын сүндерүгә 40 кеше һәм 7 янгын сүндерү техникасы җәлеп ителгән.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Атырауда Казах драма театры бинасы яна. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә.

«14 сәгать 30 минутта Атырау шәһәренең «101» пультына М.Утәмисев исемендәге Казах драма театрында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Икенче катта электр щитында янгын чыга, аннан соң ут бинаның түбәсенә тарала. Якынча янгын мәйданы 1500 квадрат метрны тәшкил иткән», - дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр комитетының рәсми вәкиле Нурсолтан Нуретдинов.

Янгын сүндерүгә 40 кеше һәм 7 янгын сүндерү техникасы җәлеп ителгән.  
 

news_right_1
news_right_2
news_bot