Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аттан егылып, яңагын сындырган ир-атка Чаллы табиблары операция ясаган
Чаллының бишенче хастаханәсе табиблары аттан егылып төшкәннән соң яңагын ике урыннан сындырган ир-атка операция ясаган. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Ир-ат шәһәрдәге 5 нче хастаханәнең яңак-бит хирургиясе бүлегенә эләгә. Хирурглар Баин Демкин һәм Магомедхабиб Магомедов пациентның аскы яңагына махсус титан мини-пластиналар ярдәмендә остеосинтез ясаган.
«Мондый операцияләрне без бер ай элек ясый башладык. Аларның күп өстенлекләре бар: пластиналар бик әйбәт урнаша һәм аларны кире алырга кирәкми, операция вакыты ике тапкыр кыскара һәм сөякнең бөтенлеген берничә атна эчендә торгызып була. Сынган урынны шиналар ярдәмендә беркетеп булмаса, яки сөяк кисәкләрен беркетеп кую авыр булса, остеосинтезны без җирле яки гомуми анестезия белән үткәрәбез», – дип аңлатты яңак-бит хирургы Баин Демкин.
Операция нибары 40 минут барган.
29 яшьлек ир-ат операциядән соң үзен яхшы хис итә. Бер айдан соң шиналарын алачаклар һәм ул гадәти тормыш белән яши алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз