news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атнасына унар мең түлибез: БДИ алдыннан репетиторда шөгыльләнү ничә сумга төшә?

Балаларны укытучы яллап имтиханнарга әзерләү елдан-ел популярлаша — ата-аналар мәктәптә бирелә торган белемнәрнең сыйфатына ышанып бетми.

Атнасына унар мең түлибез: БДИ алдыннан репетиторда шөгыльләнү ничә сумга төшә?
Фото: «Татар-информ»

9-11 сыйныф укучылары өчен имтиханнар чоры башланырга бер айдан артык вакыт калып бара. Бу – укучылар белән беррәттән репетиторлар өчен дә кызу сезон. Балаларны укытучы яллап имтиханнарга әзерләү елдан-ел популярлаша – ата-аналар мәктәптә бирелә торган белемнәрнең сыйфатына ышанып бетми.

Мәктәпкә ышаныч юк

Югары уку йортына керүгә әзерлек зур чыгымнар таләп итүе күптән яңалык түгел. Бүген исә баласы белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнү өчен репетитор яллау ата-аналарның кесәсенә аеруча каты суга.

SuperJob сервисы аналитиклары ачыклаганча, Казанда 7–8 сыйныфта укучыларның ата-аналарының өчтән бер өлеше, тугызынчы сыйныфта укучыларның ата-аналарының яртысы, ә өлкән сыйныфларда укучыларның ата-аналарының 55 проценты репетиторлар яллый. Алар укытучыларга атнасына кимендә 4 мең сум акча түли. Ата-аналар ешрак математика, рус теле, әдәбият, физика, информатика, инглиз теле һәм химия укытучыларына мөрәҗәгать итә.

«Улыбыз юридик юнәлешкә яки икътисад факультетына укырга керер дип уйлаган идек. Тик быел гуманитар юнәлешләрдә бюджет урыннары кимеде. Түләп укыта алмаячакбыз, шуңа күрә яңа елдан физика һәм математикадан репетиторлар ялладык – техник югары уку йортларында урыннар җитәрлек. Атнасына унар мең түлибез. Кайчак күбрәк тә чыга», – дип уфтана Казан мәктәпләренең берсендә 11 сыйныфта укучы егетнең әнисе Елена.

Яшьләргә онлайн шөгыльләнү уңайлырак

Фото: © «Татар-информ»

«Студентлар азрак сорый»

Профильле фәннәрдән дәресләр бирүче дипломлы репетиторлар бер дәрес өчен 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр сорый. Кайбер укытучылар берьюлы берничә дәрескә абонемент алырга тәкъдим итә, ул очракта бер дәрес бәясе азрак була.

Үзләре дә күптән түгел генә БДИ тапшырган студентлар белән дәресләр арзанрак чыга – 700 сумнан 1000 сумга кадәр.

Репетиторлар дәресләрне нигездә онлайн үткәрә. Элеккечә укучы белән бергә утырып шөгыльләнүче укытучылар калмады. Бүгенге көндә репетитор табу мөмкин түгел диярлек – уку елы тәмамланып килә, буш педагоглар юк.

«Хәзер шөгыльләнә башларга соңрак инде. Шулай да бераз баланың белемнәрен яхшыртырга өлгереп була, бу укучының әзерлек дәрәҗәсеннән һәм тырышлыгыннан тора. Тик минем буш урыннарым юк инде», – дип җавап бирде математикадан бер дәрес өчен 1,5 мең сум алучы репетитор Арслан.

БДИга бер-ике айда гына әзерләнеп булмый, кимендә бер-ике ел шөгыльләнергә кирәк

Фото: © «Татар-информ»

«ТДИга бер ел, БДИга ике ел әзерләнергә кирәк»

КФУның механика-математика факультетын тәмамлаган 25 яшьлек репетитор Анна Паймерова математикадан дәресләр укыта.

«Ата-аналарның күбесе яз җиткәч кенә имтиханнарга әзерләнергә кирәк икәнен исенә төшерә», - дип гаҗәпләнә Анна.

Аның сүзләренчә, 9 сыйныфта тапшырыла торган ТДИга әзерләнү өчен бер ел, ә профильле математикадан БДИга югары балл җыярлык итеп әзерләнер өчен ике ел алдан шөгыльләнә башларга кирәк.

«Профильле математикадан имтиханда гади мәктәп программасында үтелми торган биремнәр бик күп. Мин үзем ел саен математикадан БДИ тапшырам, миңа укучыларга яхшы баллга тапшыруымны күрсәтү мөһим. Биремнәр чыннан да елдан-ел катлаулана», – ди репетитор.

Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларының эше күп, алар өчен вакыт – бик кыйммәтле ресурс.

Фото: © «Татар-информ»

Анна Паймерова укучылар белән онлайн шөгыльләнүне балалар өчен дә, укытучылар өчен дә уңайлы дип саный.

«Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларының эше күп, алар өчен вакыт – бик кыйммәтле ресурс. Онлайн-дәресләр вакытны экономияләргә ярдәм итә. Бу минем үземә дә уңайлырак, чөнки мин төрле шәһәрләрдә яшәүче укучылар белән шөгыльләнә алам», - ди Анна.

Шулай ук Казанда математикадан дәресләр бирүче репетитор Таһир Исмәгыйлев та имтиханга бер-ике айда әзерләнеп өлгереп булмый, дигән фикердә.

«БДИ – бик катлаулы имтихан, аңа бер-ике айда әзерләнү мөмкин түгел. Шуңа күрә мин соң мөрәҗәгать иткән ата-аналарның балаларын алмыйм», – дип аңлатты ул.

Исмәгыйлев сүзләренчә, репетиторларга ихтыяҗ елдан-ел арта. «Минемчә, бу безнең мәгариф системасы камил булмау һәм мәктәпләрдә укытучылар бик аз хезмәт хакы алу белән бәйле. Шул ук укытучылар репетиторлык белән шөгыльләнсә, күпме акча эшли алыр иде... » - диде репетитор.

Дарья Субботина, «Республика Татарстан»

news_right_1
news_right_2
news_bot