news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атнаның икенче яртысында яңгырлар явачак

Татарстанда атнаның икенче яртысында яңгырлар явачак
Фото: © «Татар-информ»

Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Әмма атнаның икенче яртысында атмосфера фронты республикага яшенле яңгырлар алып киләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 16 һәм 17 июльдә һава торышы ял көннәрендәгедән аерылмаячак. Явым-төшем көтелми, төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12..+17 градусны тәшкил итәчәк, көндез +25..+30 градус булачак.

18 июльдә кыска вакытлы яңгырлар, яшен, җил көчәюе ихтимал. Төнлә +14..+19, көндез +24..+29 градус көтелә.

Якынча, җомга һәм шимбә, 19 һәм 20 июльдә, һава торышы тотрыксыз булачак. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, урыны белән кабат кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. Термометр баганалары төнлә +13..+18, көндез +25..+30 градус күрсәтәчәк.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 16 июльдән 22 июльгә кадәр Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы гадәттән тыш югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе озайтылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100