news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атнаның икенче яртысында Татарстанда +8 градуска кадәр җылыта

Атна уртасында кыска вакытлы салкыннан соң Татарстанда җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәк хәбәр итә.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 һәм 16 мартта, республика антициклон перифериясендә булачак. Якын атмосфера фронты аркасында 15 мартта урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булачак. Һава температурасы төнлә 0-5 градус һәм көндез 2-8 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 17 һәм 18 мартта, кайбер урыннарда катнаш характердагы кечкенә явым-төшемнәр булырга мөмкин. 17 март көнне һава температурасы төнге сәгатьләрдә -1дән +3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +3тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 18 март көнне температура фоны тагын түбәнәйәчәк: төнлә -2дән -7 градуска кадәр һәм көндез +1дән +5кә кадәр булыр дип көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100