news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәнең Чишмәле Сап авылы клубында «Май канаты» ясау буенча осталык дәресе булды

Балаларның көзге каникулында Әтнә районының Чишмәле Сап авылы клубында «Май канаты» ясау буенча осталык дәресе булды. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.

Май канаты үрергә китапханәче Йолдыз Гарипова өйрәтте. Мастер класска балалар әбиләре белән килгән иде.

«Бала вакытта өйрәнгән бер эш тә онытылмый. Яратып, теләп өйрәнгән эш бигрәк тә күңелдә кала. Балалар игътибар белән кызыксынып тыңлап, берсеннән-берсе уздырып, матур итеп ясарга тырышты», – диелә хәбәрдә.

Фото: © «Әтнә таңы» газетасы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100