Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә «Жиз самавыр» фестивале узды
Әтнә районы Кышлау авылында, «Маһитап» чишмәсе янында «Җиз самавыр» ачык фестивале узды. Фестиваль районда дүртенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар фольклор этнографик күренеш, халык җыры, халык биюе, инструменталь башкару номинацияләрендә чыгыш ясады. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.
«Җиз самавыр» фестиваленең килеп чыгышы самавыр агарту йоласы белән бәйле. Бу хакта фестивальне алып баручылар кыскача тарихы белән таныштырдылар.
«Чәчүләр беткәч, Сабан туе бәйрәме алдыннан Кышлау авылының хатын-кызлары самавыр юарга чишмәгә төшә торган булганнар. Авыл зур, хуҗалык күп булу сәбәпле, самавыр агарту 4-5 көнгә сузылган. Самавырларны җырлашып, милли уеннар уйнап чистартканнар. Бөек Ватан сугышыннан соң әлеге йола үз көчен югалткан. Без шул күркәм йоланы кире кайтардык», – диде алар.
«Җиз самавыр» фестиваленә килгән катнашучыларны, иҗади коллективларны Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов сәламләде.
«Мондый фестивальләр үткәрү бик мөһим. Фестивальләр ярдәмендә борынгы гореф-гадәтләр, йолаларны үстерәбез», - диде ул. Ераклардан шушы фестивальгә килүчеләргә рәхмәтен җиткерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз