news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә туй йолаларын торгызалар

Быел «ӘтнәТуй» фестивале өченче тапкыр үткәрелә.

Әтнәдә туй йолаларын торгызалар

Бүген Әтнә муниципаль районында III «ӘтнәТуй» ачык фольклор-этник фестивале узды. Фестивальнең төп максаты - Казан артындагы татар туй йолаларын саклау, шулай ук туй тантанасы белән бәйле гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру.

«Хәзер күпчелек туйлар заманча уза, аларның асылы югалып бара. Элек кияү егетен кызыл тасмалар белән туктатып биетәләр иде, хәзер анысы да бик сирәк күренеш. Әлеге фестиваль ярдәмендә туй белән бәйле йолаларны халыкка җиткерәсебез килде», -диде Әтнә районы мәдәният йорты директоры Инзилә Бариева.

Быел фестиваль Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелгән.

«ӘтнәТуй»да Балтач, Арча, Биектау, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Балтач районының «Чишмә» фольклор коллективы - «Кыз ярәшү», Арча районының «Хәзинә» фольклор коллективы - «Кыз сорау (яучылык)», Әтнә районының «Чишмә» халык фольклор ансамбле - «Бирнә сандыгы тутыру», Балык Бистәсе районының «Талир тәңкәләр» фольклор коллективы - «Өй киендерү», Әтнәнең «Сөмбел» халык фольклор ансамбле - «Киленгә су юлы күрсәтү», «Биектау» коллективы «Кияү мунчасы» фольклор күренешен күрсәттеләр.

Фестивальнең төп шарты буенча әлеге иҗат коллективлары үз районнарында узучы берәр туйга барып, яшь парларны шушы күренешне күрсәтеп котларга тиешләр.

«Әтнә Туй» фестивалендә берничә мәйданчык эшләде. Анда өйләнешкән парларның архив туй фотосурәтләре белән дә, туй күлмәкләреннән торган күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булды. Әтнә гүзәлләре «Уңган килен» бәйгесендә көч сынашты. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә хакы. Гаиләдә кем хаклы» дип аталган әхлак дәресе үткәрде. Һәркем Әтнә ягына хас туй ризыклары – әлбә, кияү пәрәмәче һәм паштеттан авыз итте.

Концерт программасын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев, шулай ук «Риваять» төрки-татар этнотөркеме, ABIEM PROJECT бизәде.

Ләйлә Хәкимова фотолары

news_right_1
news_right_2
news_bot