news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә татарча шигырь һәм азан бәйгесе булачак

Әтнәдә татарча шигырь һәм азан бәйгесе булачак. Бу хакта «Әтнә таңнары» газетасы яза.

Атна башында Олы Әтнә мәчетендә район имамнары җыелышы узды. Биредә алда торган чаралар буенча фикер алышынды.

17 ноябрь көнне иртәнге сәгать 9.00да туган тел кулланышын үстерү һәм яшь буынны дингә тарту максатыннан дини темадагы шигырьләр сөйләү бәйгесе уза. Башта бәйгенең җирле этабы авыл мәхәлләләрендә үтә. Теләге булган балаларга авыл имамнарына мөрәҗәгать итү кирәк.

Ә декабрь ае урталарында азан әйтү бәйгесе узачак. Бу очракта да теләүчеләргә башта авыл мәхәлләләренә әйтү шарт, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot